Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
Якыннарыгызны сыйлау🌮өчен тиз әзерләнә торган кабымлыклар
Рецептларны сезнең өчен сеңлемнән сорап 📝алдым
Ошатсагыз,💚💚💚басып алырсыз, дуслар
Тарталеткаларда "Жульен"🌮
☑️пешкән тавык ите ~1 тавык түше (вареная куриная грудка)
☑️шампиньон гөмбәсе ~ 1 кг
☑️сливки ~ 500 мл
☑️каты сыр ~ 300 грамм
☑️тоз, тәмләткечләр
Күп ясамасагыз, ингредиентларның күләмен киметегез☝
Әзерлибез:
🌮ваклап туралган тавык итен табага салабыз
🌮гөмбәне юып, чистартабыз, вак шакмаклап турыйбыз, иткә кушабыз.
🌮сливки кушып, пешерергә куябыз, кайнап чыккач, 40~50 минут пешерәбез, тоз, тәмләткечләр сибәбез.
🌮әзер эчлекне тарталеткаларга тутырабыз.
🌮өсләренә сыр сибәбез
🌮15~20 минут духовкада тотып алабыз.
Ананас белән:
✔️ананас ~ 1 банка
✔️пешкән тавык ите ~ 1 тавык түше (куриная грудка)
✔️консервланган кукуруз ~ 1 банка
✔️тарталеткалар
✔️майонез
✔️тәменчә тоз
Әзерлибез:
✅әзер ингредиентларны үзара болгатабыз
✅эчлекне тарталеткаларга тутырабыз
✅тәлинкәгә тезәбез
Кабымлыклар әзер👍
Саклап куярга онытмагыз📌 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал