Рәфисә киңәш итә/Рафиса советует
ФИННАРЧА КЫЯРЛАР🥒
Озаклап, мәшәкатьләнеп торасыгыз килмәгәндә, кыяр ябу өчен шушы рецептны сайлагыз👌
КИРӘК👇
✅Кыярлар - 2,5 кг
МАРИНАД👇
✅Су - 1,5 л
✅Тоз - 3 аш калагы
✅Шикәр комы - 200 г
✅Горчица орлыклары (семена горчицы) - 2 чәй калагы
✅Дәфнә яфрагы (лавр.лист) - 3 штук
✅Түгәрәк кара борыч ~ 25 штук
✅6%лы уксус - 250 мл
Бүген 200 мл 9%лы уксус салдым ✅
Әни❤️1,5 чәй калагы куркума да өстәгән.
ӘЗЕРЛӘҮ👇
✔️Кыярларны әйбәтләп юабыз, 3 сәгать салкын суда тотабыз
✔️Кыярларны, фигуралы пычак ярдәмендә, берничә өлешкә бүләбез
✔️Зур тазга яки кәстрүлгә су, тоз, шикәр комы, горчица орлыклары һәм дәфнә яфраклары салабыз, кайнау хәленә җиткерәбез
✔️Уксус өстибез, болгатабыз
✔️Кайнап торган маринадка кыярлар салабыз
✔️Кыярлар төсен үзгәрткәнче, 3-4 минут пешереп алабыз
✔️Алдан стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз, капкачлыйбыз
Кетердәп торган, бик тәмле кыярлар әзер🔥
Тәмле булсын! Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал