Журнал "Аллюки"
☀️Стәрлетамак районы Олы Куганак авылының Балалар иҗат йорты каршында эшләп килүче "Балачак планетасы” телестудиясе – югары категорияле укытучы, талантлы, креатив остаз Рәсил Камил улы Фазыловның авторлык проекты.
☀Студия ачылуга әле нибары өч ел. Шуңа карамастан, Стәрлетамак районының яшь журналистлары һәм телевидение алып баручылары талант, үҗәтлек һәм кыю идеяләрнең зур җиңүләргә китерергә сәләтле булуын исбатлап та өлгергәннәр.
☀Алар Мәскәүдә чын профессионалларның иң югары бәясенә лаек булганнар.
☀Күптән түгел "Балачак планетасы" студиясе ил йөрәгендә узган “ВКЛЮЧАЙСЯ!” XXI Бөтенрусия фестивалендә катнашып, "Әни, мин үзем. Экстремаль көнкүреш" («Мам, я сам. Экстремальный быт») проекты белән 1нче урын яулаган.
☀ Бүген студиядә шөгыльләнүче сәләтле кызлар "Ватан көче" V республика форумында чыгыш ясады. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал