Журнал "Аллюки"

@alluki
Фото ❓Өй аптечкасында нәрсәләр булырга тиеш?   🍁⏰Респиратор инфекцияләр таралган вакытта даруларга “ревизия” ясап алыгыз. Иң мөһиме нәрсәләр булырга тиеш?     ✅Температураны төшерү һәм авыртуны басу өчен парацетамол яки ибупрофен  кебек препаратлар.   ✅Томау вакытында ярдәм итүче тозлы эремәләр, спрейлар һәм тамчылар. Кан тамырларын тарайтучы тамчыларны һәм спрейларны гадәттә 3-5 көннән дә озаграк кулланырга ярамый.   ✅Тамак авыртуын җиңеләйтү чаралары. Алар авыртуны вакытлыча киметергә мөмкин, ләкин авыруның сәбәбе белән көрәшми.   ✅Регидратация өчен эремәләр. Югары температурада тирләү, косу яки диарея булганда, сыеклык һәм тоз югалтуны тулыландырырга булышалар.   ✅Термометр. Температураны контрольдә тоту өчен бик кирәк.   ✅Тонометр. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә аның өй аптечкасында булуы мөһим.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал