❤️ Бүген район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бик матур бәйрәм кичәсе узды.
Аның беренче өлеше махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләренә, якыннарына багышланса, кичке якта районыбызның асыл затлары өчен куелган концерт программасы булды.
Әлбәттә иң дулкынландырганы солдат әниләренә әзерләнгән программа иде. Тантанада тәбрикләү сүзе белән чыгыш ясаган Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдиновның залдагы аналарга карата әйтелгән сүзләре һәркемнең күңеленә кагылгандыр мөгаен.
"Әниләр күңеленә шатлык-бәхет тә, сабырлык, сагыну-сагыш та сыйган. Махсус хәрби операциядә улларыннан хәбәр көтеп яшәгән, алар өчен һәр сәгать-минутта догада булган әниләр өчен бу хисләр аеруча якын.
Балаларыгыз белән куанычлы очрашулар насыйп булсын! Ватаныбызны саклаучы чын егетләр үстергәнегез өчен мең рәхмәт сезгә!" - диде ул.
Залдагы аналарга бирелгән ак чәчәкләр, сәхнәдән үзешчәннәр башкарган һәр җыр әлеге сүзләргә тиңдәш булып яңгырады.
Вышел новый Битрикс24: люди и ИИ-агенты работают вместе. ⚡ Агент…
“Акрын гына сиздермичә, яшьлек гомерем үтә...” Бибигандәлиф Хәлиуллина - исеме…
Врач назвала сроки плановой проверки сердца Единого графика проверки сердца…
Вызывать скорую нужно не только при высокой температуре. Есть и…
Принято решение выплачивать до 20 млн рублей в год всем,…