Бакча
Сары сливаны күрсәтәм дидем бит. Өрек шикелле ул! Шулай ук төбеннән чыгарган үсентедән. Әнисе Зәйдә калды 😊 ике үсенте алып килгән идек, бер-берсенә якын да утыртылган. Икесе дә үсеп китте. Сливасын озак көттек, зур агач инде хәзер.
Хәзерге сортлы сливалар төптән үсенте чыгармый. Селекционерларга, питомникларга болай файдалы түгел, дим. Хәзерге сортларны өшесә, үстереп тә тормагыз. Быел бер сортлы чияне төпләдек, ялгап үстерәләр, кыргыйлана. Элекке сортларны бер кеше утыртса, бөтен авылга таратып була иде.
Фото былтыргы. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал