Бакча
Зәңгәр чәчәк, күзләреңдә
Энҗеме соң, яшьме соң?
Ник карыйсың мөлдерәтеп,
Ник бер сүз дә дәшмисең?
Зәңгәр чәчәк, моңсуланып
Карама миңа һаман.
Мин үзем дә синең кебек
Сагыну утында янам.
Зәңгәр чәчәк, хәлләреңне
Әйтмәсәң дә беләм бит.
Авыр икән аерылулар,
Сагынулардан үләм бит.
Зәңгәр чәчәк, хәлсезләнеп
Сарылма арышларга,
Кавышулар килер бер көн,
Бирешмик сагышларга...
Резеда Вәлиева.
🌱 Видео интернеттан.
Казан үзәге күренешләре. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал