Балтаси - «Хезмәт» - үзегезне саклагыз

@baltaci_xezmet
Фото Бүгенге авария нәтиҗәсендә ике кеше хастаханәдә Бүген көндезге 13 сәгать 40 минутта Арбор-Шеңшеңәр юлында җиңел һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. "Лада Гранта" белән идарә итүче автоледи төп юлдан килүче "КамАЗ" машинасына юл бирмәү сәбәпле, ике транспорт чарасы бәрелешә. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның шоферы һәм пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алып, Арча районы хастаханәсенә җибәреләләр, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. Хөрмәтле райондашлар, юлларда сак булсак иде. Онытмагыз, якыннарыгыз сезне өйдә исән-сау килеш көтә. Авариядә зыян күрүчеләргә тизрәк сәламәтләнергә язсын.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал