ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
Шундый кешеләр бар – без аларга
Көн дә, көн дә рәхмәт тоябыз.
Алар булган өчен бу тормышта
Матур, якты безнең дөньябыз.
Шундый кешеләр бар – бик күпләрнең
Тормыш, яшәешен бизәгән,
Хакыйкатьне күпләр югалтканда,
Җаны бизми хаклык эзләгән.
Шундый кешеләр бар – тирә-якка
Кояш кебек җылы өләшә.
Буй җитмәстәй күренсә дә алар,
Күпләр үрнәк итеп тиңләшә.
Шундый кешеләр бар – эше белән
Раслый белә әйткән сүзләрен.
Исемнәрен тезеп язмасам да,
Таныр микән алар үзләрен?
Физәлия Дәүләтгәрәева Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал