ТОРМЫШ УЛ - ҮЗЕ БЕР СЕРЛЕ ДӨНЬЯ...
ГОМЕР ТӘМЕ
Гомерләрем үтеп киткән икән,
Уйлар кочагына алганнар.
Тик хыялда,яши бала чаклар,
Ә уйларда бергә туганнар.
Бергә дигәннәре,бер чорныкы,
Уйнаганнар,укып йөргәннәр.
Мәхәббәттә сөю хисе табып,
Парлы булып гомер күргәннәр.
Гомер тәме яши күңелләрдә,
Балачагым,үсмер чакларым.
Ә гомерләр,бик тиз үтә икән,
Сүтелеп килә гомер йомгагым.
Тормыш матур,яши белсәң генә,
Тәмен белеп якты дөньяның,
Ашыкмаска кирәк бу тормышта,
Янып торсын күңел учагың.
Ямьле булган үткән гомерләрдә,
Тарих булып языла ул еллар.
Ни әйтсәктә яшәлгәне татлы,
Яшәр өчен тагын күпме бар.
Бирсен Ходай язмыш сукмакларын,
Күңел канатларын сындырмыйк.
Гомерләрнең тәме озак булсын,
Хыялларда яшәп без калыйк.
Фәнил Ахунҗан Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал