АЧЫК МӘЙДАНЧЫК:Тарихи мирас- тел сакчысы
✍✍✍ Фикерле башның сөйлисе килә...
БҮГЕН ӘТИЛӘР КӨНЕ. Минем группамда әтиләр аз, әлбәттә. Аларны котлыйм, бик шатланам. Без үзенең гражданнарының күңел халәтенә битараф булмаган дәүләттә яшибез. Россиядә гаилә кыйммәтләре югары бәяләнә. Бу бәйрәм дә - аның кайтавазы. Әтиләр статусын күтәрә.Тик минем сүзем әниләр колагына. Әти статусын бәялик, яме. Ничек итеп? Фотода инде 17 ел элек кече улым Илгиз ясаган такта кисәге. Инде күп еллар узса да, аны ташлыйсым килмәде, кулым күтәрелмәде. 9 яшьлек сабыйның әтисенә чын йөрәктән язган сүзләре бит... Бүген исә мин аны гаиләбез группасына җибәрдем. Матур котлау килеп чыкты. Әниләр, бала белән ӘТИ ләр мөнәсәбәтен саклагыз. Бусы инде бездән тора❤️❤️❤️ Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал