Айрат Фатхуллин
Солдат һәм офицерларыбыз махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын батырларча үтиләр, шул исәптә районыбыздан киткән егетләр дә каһарманлык күрсәтәләр. Ватанга һәм халыкка хезмәт итү юлын сайлап, алар илебезне үз тормышлары бәрабәренә саклый.
Бәдеретдинов Айрат Рәүф улы хәрби хезмәткә контракт буенча киткән иде. Махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булды.
Бәдеретдинов Айрат Рәүф улы - Россия, Татарстан, районыбыз горурлыгы. Теләче муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Якыннары кичергән кайгы-хәсрәтне хәзер бернинди сүзләр дә җиңеләйтмәячәген аңлыйбыз. Аның батырлыгы безнең хәтерләребездә калачак, татарстанлыларның күп буыннары өчен батырлык үрнәге булачак. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал