🧳 EDTRAVELLIFE.TATAR сәяхәтләр | путешествия
▶️ YouTube ▶️ RuTube
🇰🇷 Узган җәйдә Азия буйлап сәяхәт иткәндә Сеулдагы Инчхон һәм Куала-Лумпур һава аланнарының лаунджларында булу бәхете елмайды.
Мин туристик хезмәтләр агрегаторларының берсеннән еш файдаланам һәм вакыт-вакыт аннан күңелле бонуслар да алам. Шуларның берсе — һава аланы лаунджларына бушлай керү мөмкинлеге.
Сезнең өчен Инчхон һава аланындагы Matina Lounge турында кыска Shorts-видео әзерләдем. Карап чыгыгыз, үзегез бәя бирегез: анда керергә кирәкме, юкмы?
Сүз уңаеннан, Инчхон һава аланы — мин лаунджга кергән икенче һава аланы. Беренчесе Истанбулдагы Сабиха Гөкчен һава аланы иде. Аның турында күзәтү видеосын монда карый аласыз.
Лаунджлар — очыш алдыннан уңайлы шартларда ял итү өчен бик яхшы урын. Анда тыныч кына ял итәргә, уңайлы кәнәфидә утырырга, тамак ялгап алырга, кофе эчәргә, Wi-Fi кулланырга һәм гаджетларны зарядкага куярга мөмкин.
Иң куанычлысы — лаунджларга премиум банк карталары ярдәмендә генә түгел, ә туристик сервисларның бонуслары аша да бушлай керергә мөмкин.
SEOUL, INCHEON
M a t i n a l o u n g e ✈️
🇰🇷 Прошлым летом во время путешествия по Азии я посетил лаунджи аэропортов Сеула (Инчхон) и Куала-Лумпура.
Я часто пользуюсь одним из агрегаторов туристических услуг и периодически получаю от него приятные бонусы — в том числе бесплатные проходы в аэропортовые лаунджи.
Подготовил для вас небольшой Shorts-обзор Matina Lounge в аэропорту Инчхон, чтобы вы могли составить собственное впечатление и решить, стоит ли туда заглянуть.
Кстати, Инчхон стал вторым аэропортом в моей жизни, где я побывал в лаундже. Первым был аэропорт Сабиха Гёкчен в Стамбуле — его обзор можете посмотреть здесь.
Лаунджи — это возможность с комфортом провести время перед вылетом: отдохнуть в тишине, устроиться в удобном кресле, перекусить, выпить кофе, воспользоваться Wi-Fi и зарядить гаджеты.
И самое приятное — попасть туда можно не только по премиальным банковским картам или за отдельную плату. Иногда бесплатный проход можно получить в качестве бонуса от туристических сервисов.
🔹 edtravellife.tatar Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал