Файдалы киңәшләр | Полезные советы

@channel_faydaly
Фото Сентябрьдә бакча эшләре Бакчаларда түтәлләр бушап бара. Сентябрьдә эш җитәрлек. Җәй буе бил бөгеп үстергән уңышны җыясы, сакларга саласы, бакчаны кышка әзерлисе бар. ✔ Җиләк-җимеш агачларының кәүсәләренә куелган ябышкак тозакларны яңага алыштырыгыз. Бу вакытта корткычлар кәүсә буйлап яфрак эзләп, өскә үрмәли башлый. ✔ Сентябрьнең беренче яртысында ачык грунттагы кыяр, помидор, кабак, ташкабак җыюны төгәллиләр. ✔ Теплицадагы уңыш җыелганнан соң, өске 5 см калынлыктагы туфракны кырып алырга (анда чир чыгара торган гөмбәчекләр һәм корткычлар кышлый) һәм ул туфракны минераль ашлама белән катнаштырып, компостка салырга кирәк. ✔ Сентябрь азагында күпьеллык чәчәкләрнең (чалма чәчәк, астильба, ирис) яфракларын чабарга. ✔ Кура җиләге бакчага җәелмәсен өчен, тирәсенә 50 см тирәнлектә канау казырга, анда шифер, калай яки рубероид кисәкләре салырга. Аннан канауны күмәргә кирәк. ✔ Тамыразыклардан иң беренче кызыл чөгендерне казыйлар. Ул 0 °С-тан түбән температурага түзми. ✔ Бакчадагы барлык үсемлек калдыкларын җыярга һәм яндырырга. ✔ Соң чәчәк ата торган чәчәкләр (мәсәлән, хризантема) беренче кыраулардан ук үлмәсен өчен төнгә кәгазь “башлык’ капларга мөмкин. ✔ Сентябрь — җиләк-җимеш үсентеләрен күченергә яхшы вакыт. Язын утырту өчен аларны чокырга күмеп калдырырга да мөмкин. ✔ Гладиолус, дәлия, бегониянең суганча һәм бәрәңгеләрен казырга. ✔ Петрушка, базилик, сельдерей-ны казып алып, чүлмәккә утыртырга мөмкин. Алар кышка кадәр тәрәзә төбендә үсә ала.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал