Файдалы киңәшләр | Полезные советы
Ничек үсәләр?
Көн дә аш-су бүлмәсендә кулланыла торган тәмләткечләрнең кайда һәм ничек үсәләр?
Кардамон — иң кыйммәтле тәмләткечләрнең берсе. Ул Һиндстан, Пакистан, Бутан, Бангладешта үсә. Орлыклары өлгереп җитмәгән килеш, яшел чакта җыялар. Яшел кардамон чын санала, ул хуш ислерәк. Карасы арзанрак тора.
Көнҗет — ак яки шәмәхә кузаклы, 2,5 метрга кадәр үсә торган үсемлек. Аның чәчәкләре бер көн генә тора, шул арада алар үзлегеннән серкәләнеп, орлыкланырга өлгерә. Бер кузакта йөзләгән көнҗет орлыгы була. Аның ак, кара, кызыл, көрән, алтынсу төстәгеләре бар. Кара көнҗет агыннан хуш ислерәк, файдалырак, ул “сезам” дип атала.
Көнҗет Африка, Һиндстан, Пакыстан, Корея, Кытай, Америкада үстерелә. Россиядә Краснодар крае көнҗет үстерү белән шөгыльләнә. Россия көнҗете Һиндстанныкыннан тәбәнәгрәк (80 см дан артмый).
Кара борычның баллы яки кузаклы ачы борыч белән бер уртаклыгы да юк. Аш-су бүлмәсендә кулланылган кара борыч — 15 метрга кадәр җитә торган лиана. Ватаны — Кариб бассейны, ул тропик илләрдә үсә. 5 мм диаметрлы җимешләре тәлгәшле, башта яшел була, аннан кызара. Киптергәч, кара төскә керә. Үсемлек 25-30 ел буе елга ике тапкыр уңыш бирә.
Кара борычны өйдә үстерергә була. Аның орлыгын бакчачылык кибетләреннән эзләмәгез, моның өчен өйдә кулланыла торган түгәрәк кара борыч та ярый. Тик ул 12 айдан артык сакланмаган
булырга тиеш. Түгәрәк кара борычны гына шулай үстерергә мөмкин, яшеле, агы тишелмәячәк.
Васаби — япон керәне. Бездәге япон ризыклары рестораннарында ролл, суши белән тәкъдим ителә торган васаби 99 % очракта Кытайда үстерелгән дайкон порошогыннан ясалган. Чын
васабины үстерү авыр, шуңа күрә порошогын васаби дайконыннан ясыйлар. Дайкон ак төстә булганга, яшел буяу белән буйыйлар.
Васаби — озын сабаклы, йөрәк формасындагы эре яфраклы күпьеллык үсемлек. Ул Япониядә су буйларында үсә. Тәмләткеч була-
рак аның тамыры файдаланыла. Аеруча хонвасаби тәмләткече (япончадан тәрҗемәсе — “чын васаби") югары бәяләнә. Хонвасабины Япониядә кыйммәтле рестораннарда гына авыз итәргә мөмкин. Васаби Япониядән тыш, Кытай, Яңа Зеландия, Тайваньда культуралы рәвештә үстерелә. 3-4 елдан аның тамырын кулланырга була. Васаби микробларны үтерә, шуңа аны чи балыктан әзерләнгән ризыклар белән бирәләр. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал