Уян, кавеме татар!
Нинди дөрес сүзләр, остазым, Габдулла!
Хәерле иртә булсын барчабызга да! Карагыз әле, нинди матур иртә бүген! Әйләнә-тирәдә көзге гүзәллек... 🍁
Безнең иртәбез бүген генә түгел, ул һәр көн иң матуры, иң хәерлесе. Һәр иртә уяну белән мин Аллаһ Тәгаләгә мине шушы гүзәл дөньяга янәдән уятканы өчен мең рәхмәт укыйм.
Ул һәр иртә саен безне җанландыра, җаныбызны безгә янә кайтара. Уята. Сулыш алыр өчен үпкәләргә көч бирә. Йөрәккә тибәр өчен дәрт бирә. Болар барысы да - яшәүнең иң кадерле мизгелләре. Яшәтүчесе - бер Раббыбыз.
Тормыш - әлбәттә, әйтеп бетергесез дәрәҗәдә сихри. Ул сөендерә дә, көендерә дә, утка да, суга да сала. Бер мәлне һәр көн - үтеп бетергесез сынау булып тоела башлый. Авырлык, борчу каплап ала. Куллар төшә. Елыйсың. Көләсең. Котырасың. Сине тырмыйлар. Һәм син тырмыйсың. Башлаган эшне ташлыйсы килә. Арыйсың. Иң мөһиме: әлеге мизгелләрдә кул күтәреп изге бер дога кылу.
Дога - күңелне дәвалый, тәнгә сихәт бирә. Эчеңдәге буранны минуты белән тыныч итә. Бар әрнүләр, куркулар, ачулар юкка чыга. Җанга сихри рәхәтлек иңә. Һәм син үз язмышыңны тулысынча Аңа тапшырасың. Сөенү дә, көенү дә - Аннан.
Әгәр мин Аллаһ Тәгаләдән үземне кыю итәргә, сагышларга бирешмәскә, язмышның ачы җилләрендә торырга көч сорыйм икән - Ул миңа сынавын да бирә. Һичшиксез, кеше сынаулар ярдәмендә киләчәк авырлыкларга чыныга. Чыныккач, калган барысы җиңеләеп китә. Син үсәсең. Төшенәсең: Ул беркайчан да син җиңә алмаслык сынау бирми.
Менә тагын төн җитте. Дөм караңгы. Ястү намазы башланды. Бүлмәдә якты булса да, караңгылык барыбер минем күңелемә тәэсир итә. Укыган вакытта күңелгә курку чалынып ала. Җеннәр, пәриләр бар кебек тоела.
Тик мин беләм: Аллаһы Тәгалә сине намаз укыган вакытта да, дога кылганда да күренми торган гөмбәз астына алып саклый.
Бар серләремне, борчуларымны, теләгән иң изге теләкләремне, хыялларымны аңа тапшырып, татлы йокыга талам.
Һәм бар язмышым Аның кулында...
Көнегез имин, рәхәт, ләззәтле булсын! Сынауларга сынатмагыз, сынаулардан сынмагыз.
Бар авырлыклар да Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгәнен онытмагыз ❤️ Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал