Кич утырыйк бергәләп.

@channel_kich
Кан дошманым Гөлчирә Галимова Дүртенче өлеш   Дамир һаман тынычлана алмады. Ул кире Рәзилә янына килеп басты. — Ә Рәсилә, Рәсилә беләме?-- --Белә генәме соң, ул шул вакытта өйгә кайтты. Мин авыз ачып бер сүз әйтергә дә өлгермәдем , күз алдым томаланган кебек , ничек тиз керсә шулай тиз чыгып китте . Икебезгә бер йөрәк иде икегә аерылды. --Ул болай да синнән көнләшә иде, Кая ул хәзер? --Белмим, шул көннән бирле өйгә кайтканы юк. Телефонны алмый, мин нишләргә дә белмим. Рәзилә тагын еларга тотынды. Дамир Рәзиләне кочагына алып --Кадерлем минем, мин югында сиңа күпме сынаулар үтергә туры килгән. Мин гаепле барсына да, әгәр дә китмәгән булсам мондый хәл килеп тә чыкмаган булыр иде . Рәзилә Дамир кочагыннан чыгып: --Кирәкми, ишетәсеңме кирәкми. Беләм хәзер инде бернәрсә дә эшләп булмый . Без аерылышырга тиешбез, мин сиңа тиң түгел, кызлар күп табарсың. Миннән чистаракны, табарсың. --Җүләрем минем, әйе миңа бик авыр булды бу хәбәрне ишетү. Йөрәгемә пычак кадаган кебек булды. Ләкин синең гаебең юк, син үзең дә бу мәшхәрнең әсире. Бу кичерешләрне оныту җиңел булмас, тик без бит икәү, ишетәсеңме икәү җиңеп чыгабыз. Аңла минем сине югалтасым килми, ишетәсенме?Югалтасым килми . Артурның гаебе аркасында араларыбыз суынганны теләмим. Ул җазасыз калмас ышан миңа. --Ничек тынычланыйм соң? Ничек әйтергә җиңел, өзгәләнгән йөрәгемне нишләтим? Һәрбер әйткән сүзе, булган вакыйга башымнан чыкмый, үләсем килә.Нигә миңа мондый сынау?Бертуганыма кан дошманына әйләндем, әйтергә телем дә әйләнми, нишлим? --Минем турында уйламадыңмы? Мин синсез ничек яшим? — Үтенәм кит, мин сиңа тиң түгел. — Мин ничек синең яныңнан китим? Нинди кеше булам инде мин сине авыр чакта ташлап китсәм. Аңла мәхәббәт шундый чакта сынала инде ул кадерлем . Яратасын икән кешене бөтен кимчелекләре, бөтен хаталары, бөтен кайгы хасрәтләре белән, бөтен булган мәшәкатьләре белән кабул итәргә кирәк. Һәм син дә миңа бар булганың белән кирәк, яратам мин сине . Әйдә, җыен мин синең кулыңны сорарга кайтам. --Юк мин куркам, нинди йөз белән аларга күтәрелеп карарга? Ә Рәсилә кайтмаса нәрсә дияргә? --Тынычлан, мин белергә өлгергән Рәсилә булса ул кайтачак. Кеше өчен иң мөһим ул әти -әни , ә Рәсилә аларны үлеп ярата. Бары җаен табып аңлашырга гына кирәк. Без икәү аңлатырбыз. --Мин хәзер нәрсә көтәргә дә белмим. --Тынычлан, нәрсә булса да уйларбыз. Әйе әйтергә җиңел. Дамирның үзенең дә йөрәге теткәләнде. Иң якын дусты шулай сатсын инде дуслыкны. Ә иң кадерлесе Рәзилә ул хәзер ут эчендә яна, Нинди сүзләр табарга соң аны тынычландырырга? Аңлый Дамир бик, бик авыр Рәзиләгә. --Мин әле әниләрне дә күрмәдем, кайтып киләм. Сезгә кайтам дип әйтәм борчылмасыннар .Хәзер соң инде иртүк сигезләрдә килеп җитәм әзер бул. --Син чыннан да миңа өйләнәсеңме, курыкмыйсыңма? мин ми.... --Без балачага түгел. Алдан әйтеп куям булачак хатыным белеп тор, мин бер генә әйтәм, әйләнеп йөрмим. Әзер булып тор кадерлем, бәхет диңгезендә йөзәргә әзер булып тор. Дамир Рәзилә янына килеп битеннән үпте дә - Хәерле төннәр кадерлем Дамир китте, ләкин Рәзиләнең барыбер йөрәге тыныч түгел иде. Дамир эшенә кереп чыкты да машинасын алыштырырга гаражга керде, тимер томыр арасында йөргән Артурны күреп --Артур, нишләдең инде син ?Нигә Рәзиләнең йөрәгенә ут салдың? Нигә дуслыгыбыз арасына упкын казыдың? Нигә әйт? Нәрсә җитми иде сиңа, ?Мин сине туганымнан да өстен күрдем, ә син минем битемә төкердең --Сине яратса минем белән аунамас иде. --Кабәхәт икәнсең. --Сине яратамы? Җүләр, кызларга акча кирәк, менә икәү сине бүләләр, син түгел синең акчаң кирәк аларга. --Син бераз оныткансың көнчелегең аркасында аек акыл белән уйлый алмыйсың. Башың эшләми ,алар мине түгел сине бай малае дип белә. Без шулай сөйләшкән идек оныттыңмы? --Миңа барыбер, Рәзилә минеке һәм сиңа бирергә җыенмыйм. --Без иртәгә авылга кайтабыз, туй көнен билгеләргә Артур Дамир янына килеп — Өлгерсәң. --Без сөйләштек инде, ә син миндә бүтән эшләмисең. Иртәгә расчёт алда кит. Күземә күренмә, утырасың килмәсә.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал