Казан шәһәре

@channel_kzn_tat
Фото «Алмачуар» драматургия конкурсының җиңүчеләр исемлеге билгеле   22 октябрь көнне «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының жюри утырышы булып узды. • Казан Мэриясе игълан иткән бәйгенең финалына 33 әсәр чыккан иде. • Авторлар арасында Татарстанда иҗат итүче драматурглар гына түгел, Башкортстан республикасы, Киров өлкәсеннән катнашучылар да бар.   Шулай итеп, җиңүчеләр һәм махсус бүләк ияләре исемлегенә күз салыйк: (алфавит тәртибендә) ▫️Батталова Гөлүсә ▫️Бикмуллина Алинә ▫️Гыйбадуллина Лилия ▫️Гыйльметдинова Фатыйма ▫️Гыймадиева Ләлә ▫️Камалова Зөләйха ▫️Минкина Айгөл ▫️Сафин Раил ▫️Фатыйхова Энҗе, Шакирҗанова Зәринә ▫️Хәбибуллина Алсу ▫️Шиһабетдинова Алинә ▫️Шишкарева Марина, Минкин Булат   Кайсы авторның нинди номинациядә ничәнче урын алуы тантаналы бүләкләү чарасында билгеле булачак.   Исегезгә төшерәбез, конкурс Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән икенче тапкыр үткәрелә.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал