Казан шәһәре

@channel_kzn_tat
Фото Тукталышлар маршруты буенча экскурсия узды 2 ноябрь көнне блогерлар өчен туристик маршрут буенча экскурсия узды, ул дүрт тукталышны берләштерде: театр («Иске-Татар бистәсе» тукталышы), әдәбият («Париж коммунасы» тукталышы), фән («Колхоз базары» тукталышы) һәм «халык аптекасы» («Спорт сарае» тукталышы). Экскурсияне проектның җитәкчесе һәм кураторы Женя Сергеев һәм концепция авторы Резеда Гарипова үткәрде. Авторлар арасында шулай ук график дизайнер Гүзәл Сәфәргалиева һәм верстка өчен җаваплы Снeжана Дюгаева да бар. «Үз телем» грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырылган әлеге проект Халыклар бердәмлеге көненә багышланган: тукталышлар Казанда яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен яктыртучы нокталарга әвереләчәк. Проект Казан Мэриясе, Вахитов һәм Идел буе районнары Администрацияләре ярдәме белән тормышка ашырылды.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал