МЕНӘ ШУЛ
🌺Мәктәп темасы кызык, диючеләр дә күп. Сезнен өчен бүген мәктәбебезнең тегү хезмәте мастерскоен тиз генә видеога төшереп алдым🙏
Безнең үзенчәлекле мәктәбебездә төп максат- балаларны социаль тормышта югалып калмаслык, үз- үзләренә хезмәт күрсәтерлек шәхесләр итеп тәрбияләү. Әлбәттә, хезмәт тәрбиясе юнәлеше иң беренче юнәлеш булып тора.
Бер ялган түгел, 5нче класста беренче тапкыр тегү дәресенә кереп, атнасына 2-3 сәгать кенә әлеге дәресләрне укучы балалар мәктәпне тәмамлаганда имтиханга күз явын алырлык сәхнә киемнәре тегәрлек булып җитешәләр. Әлеге видеода сәхнә киемнәренең берничә төре генә күренә, калганнары белән концертлардан чыгышларны караганда таныша алырсыз, дип уйлыйм.
Тегү хезмәте дәресләрен 52 ел гомерен мәгарифкә багышлаган, бииик күп мактаулы исемнәр, мактау кәгазьләре иясе, бүген дә яшь кызлар көнләшерлек итеп җиң сызганып эшләүче Мусина Гәүһәрия Зәки кызы укыта. Шундый фидакарь укытучылар булганга мәктәбебез алда әйтеп үткән максатка ирешә дә инде👍🔥 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал