МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА



✅ Чөгендернең төсе саклансын өчен кабыгы белән кәстрүлдә яки мичтә пешерәләр.

✅ Суга аш серкәсе яки лимон согы өстәргә мөмкин.

✅ Чөгендер бик озак пешә. Бу процессны тизләтү өчен аны кайнап торган суга салып, 45-50 минут пешереп, агып торган салкын су астында 10 минут тоталар.

✅ Чөгендерне кәстрүлнең капкачын ябып, кәстрүлдә һава аз гына калырлык итеп пешерәләр.

✅ Пешкән чөгендерне салат, винегрет, борщ, салкын ашлар өчен кулланалар.

✅ Чи чөгендер салатлары бик файдалы. Аларны үсемлек мае белән башка яшелчәләрдән аерым гына тәмләтәләр.

✅ Чөгендернең озынча формалы, караңгы төстәгесе тәмлерәк була.

📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝

Чөгендер турында берничә киңәш👇 ✅ Чөгендернең төсе саклансын өчен кабыгы — фото 1
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА

Все публикации канала