МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА 🙍🏻♀
Октябрьдә бакча эшләре
• Агач һәм куакларга мул итеп су сибегез, кимендә 60 см тирәнлектә туфракны дымландырырга тырышыгыз. Бу алым кыш көне агачларның тамыр системасының туңуын киметә.
• Җимеш агачларының кәүсәләрен һәм скелет ботакларын корыган кабыклардан, мүк һәм лишайниклардан чистартыгыз.
• Аннары 5 процентлы тимер купоросы эремәсе белән бөркегез (9-10 литр суга 500 гр исәбеннән).
• Җиләк куаклары антракноз яки тутык авыруы белән зарарланган булса, 3 процентлы бордос сыекчасы эремәсе яисә тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк.
📍Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, дусларыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз📝 Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал