МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
КАБАКТАН МАРМЕЛАД
Кирәк: 10 г агар-агар, 10 г шикәр комы, 10 г лимон согы, 100 г әфлисун согы.
Эш барышы: 850 г кабакны турап, 1 лимонның кабыгын угычтан уып, махсус пакетка (аны берничә урыннан тиштем) салып пешердем. Шикәр комына агар-агар кушам, әфлисун согы өстәп болгатам. Пешкән кабакны калын төпле кәстрүлдә блендер белән издерәм. Аңа агар-агар һәм әфлисун согы катнашмасын кушам. Кайнап чыкканнан соң, 5 минут талгын утта болгата-болгата кайнатам һәм тиз генә формаларга салам. Чөнки агар-агар тиз куера. Силикон савытка яки пленка җәелгән башка формага салырга була. Куергач, турап, табынга чыгарыгыз.
Айгөл Галимҗанова Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал