МИН- ХАТЫН-КЫЗ/ Я - ЖЕНЩИНА
Кускус нәрсә ул?
️Кускус ул – бик вак итеп киселгән токмачка охшаш ризык, ә ярма түгел. Аны дымлы он һәм манный ярмасыннан, иләктән иләп, бөртекләр рәвешендә ясыйлар.
✔️Кибетләрдә ул капларга тутырылып, ә пар белән эшкәртелгәне үлчәүләп сатыла. Пар тәэсиренә эләккәне тизрәк пешә. Ә каптагысының шул ягы әйбәт: составын карап белеп була.
✔️Дым һәм исне тиз сеңдергәнлектән, герметик каптагысын сатып алу әйбәтрәк. Каплы кускусны бер ел дәвамында бүлмә температурасында сакларга мөмкин, ә ачылган капны әйбәтләп ябып куярга кирәк.
Кускус – организм өчен бик файдалы ризык. 70 проценты углеводлардан торса да, кандагы шикәр күләменә йогынты ясый торган күрсәткече бик түбән дәрәҗәдә. Шуңа күрә шикәр чире китереп чыгару куркынычы юк.
✔️Тагын бер үзлеге бар: кускус чәч агаруга киртә куя. Чөнки 100 грамм ярмада бакырның кеше өчен тәүлеклек нормасының дүрттән бер өлеше тупланган.
✔️Кускус бик җиңел үзләштерелә, ләкин калкансыман бизендә төрле тайпылышлар булган һәм бодайдан әзерләнгән ризыкларга аллергияле кешеләргә аны куллану киңәш ителми.
✔️Кускусны, атланмай салып, ботка кебек үзен генә ашарга, шулай ук гарнир буларак та кулланырга мөмкин.
Кызлар, кускусны пешереп караганыгыз бармы?
❤ бер дә пешергәнем юк
🔥 еш пешерәм
🙏 яратмыйбыз
👍 беренче ишетәм, пешереп карыйсы булыр Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал