Разида
162.Мизгел атлары
Җәй дә үтеп, тагы көзләр җитте,
Мизгел атлары җитез чаба...
Эле генә язлар җиткән иде,
Көздән соң килер кыш та.
Көн артыннан ,көннәр үтеп тора,
Таң атада, кичләр, төн була.
Кыска гына вакыт араларын,
Кадерен белеп, яшәргә кала.
Һәркемнең дә үз мизгеле бардыр?
Кадерле ул һәрбер кешегә.
Шушы үткән мизгел арасында,
Купме сынау, кирәк түзәргә.
Авырлыклар килсә, сабыр булып
Көтәбез, без вакыт үткәнен.
Мизгел атлары туктамый чаба,
Кире борып булса иде үзләрен...
20.09.2025 ел Рәзидә Әхмәтова