Риф Юсупов

@channel_rifyusupov
Видео Тормышта иң мөһиме - безне тукландыручы җир һәм анда хезмәт итүче кешеләр. Октябрь ае. Күз алдында яңа пешкән икмәк, көзге кояш нурларында сөрелгән басу һәм бәрәкәтле мул уңыш. Нәкъ менә шушы айда без Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмен - куллары ару-талуны белмәгән, ә йөрәкләре туган җир белән бергә тибүче, үз һөнәренең осталары көнен билгеләп үтәбез. Шушы шигъри юлларны нәкь аларга багышлыйм.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал