"Авыл тормышы җиңел түгел, гел хезмәттә үтә. Безнең гаилә элек-электән терлекчелек белән шөгыльләнә. Шуңа күрә хуҗалыкта һәркемгә эш җитәрлек. Мин дә әти-әниемә һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам.
Күптән түгел генә әнием мине сыер саварга өйрәтте. Бу эш җиңел булмаса да, тырышлыгыбызның нәтиҗәсен үзебез дә күрәбез: табыныбызда һәрвакыт сөт ризыклары - үзебезнең май, эремчек, каймак.
Авыл хезмәте мине тырышлыкка, сабырлыкка өйрәтә.
Хезмәте барның - хөрмәте бар!»
АРЧА ТАЛАНТЛАРЫ «САБАНТУЙ» БЕЛӘН ДУС! Данлыклы Тукай ягы – Арча…
Мамадыш районының 5 кызыклы урыны - безнең карточкаларда🩶 Мамадышлар бармы…
Көн саен без бик күп мәгълүмат алабыз: китаплардан укыйбыз, укытучыларыбыздан…
🌍 Бүген - Бөтендөнья мәгълүмат көне!
Биатлон – иң кызыклы һәм авыр кышкы спорт төрләренең берсе.…