«Сабантуй» журналының укучылары тагын да артты! Данлыклы Арча төбәгендә урнашкан Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейда узган очрашудан соң 2027 елдан башлап, бирегә 20дән артык бала өчен ай саен «Сабантуй» журналы киләчәк!
Очрашу барышында укучылар журнал белән якыннан танышты: аның бай тарихына сәяхәт кылдылар, кызыклы рубрикаларын барладылар, мавыктыргыч видеолар карадылар. Викторинада актив катнашып, истәлекле бүләкләр дә алдылар.
Арча районы – «Сабантуй»ны иң күп укучы төбәкләрнең берсе. Моның өчен милли җанлы әти-әниләргә, тырыш укытучыларга һәм китапханәчеләргә зур рәхмәт!
Яңа дусларыбызны сәламлибез! Бәлки, тиздән аларның иҗат җимешләре дә журнал битләрендә урын алыр!
АРЧА ТАЛАНТЛАРЫ «САБАНТУЙ» БЕЛӘН ДУС! Данлыклы Тукай ягы – Арча…
Мамадыш районының 5 кызыклы урыны - безнең карточкаларда🩶 Мамадышлар бармы…
Көн саен без бик күп мәгълүмат алабыз: китаплардан укыйбыз, укытучыларыбыздан…
🌍 Бүген - Бөтендөнья мәгълүмат көне!
Биатлон – иң кызыклы һәм авыр кышкы спорт төрләренең берсе.…