Иске Иябаш авылы мәдәният йорты | Староявашский сельский дом культуры
Бүген Иске Иябаш авылында гомер итүче, күп еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган Хазиева Өммегөлсем Бәтдретдин кызын Олылар көне белән котладык.
Өммегөлсем Бәтдретдин кызының мәдәният өлкәсендә күп еллык хезмәте — авыл халкының рухи байлыгына салынган зур өлеш. Фидакарь хезмәт иясенең тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрне үстерү һәм үткәрелгән чаралар — буыннарның бәйләнешен ныгытуга зур ярдәм итте.
Иҗади сәләтегез һәм халыкка тугры хезмәтегез — безнең өчен чын үрнәк.
—————————————
Хөрмәтле Өммегөлсем Бәтретдин кызы!
Олылар көнендә Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы һәм озын гомер телибез! Көннәрегез якты,якыннарыгыз яныгызда булсын! Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал