ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР | АЙГӨЛ

ҖИМЕШЛЕ БӘЛЕШ😍👍
Тәмле бәлеш була бу👌
✨Эчлек өчен кирәк:
🔶түгәрәк дөге -1 стаканга якын
🔶Җимешләр
🔶 Кабак
🔶Слив.май
✨Камыр өчен кирәк:
(Зур табага):
🔶1 стакан җылы су
🔶0,5 стакан көнбагыш мае
🔶1 аш калагы сметана
🔶1 аш калагы шикәр комы
🔶0,5 чәй калагы тоз
🔶1/4 чәй калагы коры чүпрә
✨Эш барышы:
🔶түгәрәк дөгене юып, бүрттереп алабыз (15 минут тирәсе)
🔶 яхшылап салкын су белән юабыз
🔶 Йөзем, өрек, күрәгәне юып, җылы суда тотабыз (йомшара). һәр кеше үзе яратканча сала җимешне
🔶 Кабакны шакмаклап турыйбыз
🔶 Камыр басабыз
🔶15 минут ял иткәч, камырны җәеп, бәлешне ясыйбыз
🔶Дөге, җимешләрне песок белән болгатабыз
🔶 Кабакны салып болгатабыз, табага салабыз
🔶 Капкачны япканчы кисәкләп слив.май салып чыгабыз
🔶200 гр-та йөзе килгәнче, аннан соң 180 гр-та пешерәбез
🔶 Алгач, өстен майлыйбыз, капкачны ачкач, тагын слив.май салырга мөмкин
Тәмле булсын!🙏

ҖИМЕШЛЕ БӘЛЕШ😍👍 Тәмле бәлеш була бу👌 ✨Эчлек өчен кирәк: 🔶түгәрәк — фото 1ҖИМЕШЛЕ БӘЛЕШ😍👍 Тәмле бәлеш була бу👌 ✨Эчлек өчен кирәк: 🔶түгәрәк — фото 2
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР | АЙГӨЛ

Все публикации канала