ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР | АЙГӨЛ

Чебуреклар😍🔥
Бик тәмле чебуреклар була👍 "Заварной" камырны пилмән ясау өчен дә бик яратып кулланам.
✨Камыр өчен кирәк:
🔸Он- 500 гр
🔸 Кайнап кына чыккан су- 170 мл
🔸 Тоз- 1 чәй калагы тирәсе
🔸 Сыек май -3 аш кашыгы
✨Эчлек өчен кирәк:
🔸 Фарш -300 гр
🔸 Су - 50 мл тирәсе
🔸 Суган -1
🔸 Тоз
🔸 Борыч
✨ Кыздыру өчен сыек май
✨Эш барышы:
🔸 170 мл әле генә кайнап чыккан суга тоз һәм сыек майны салып болгатабыз
🔸 Он салынган савытка кайнар суны салабыз һәм чәнечке белән болгата торабыз
🔸 Башта савытта камырны берләштерәбез, соңыннан тактада басабыз
🔸 Камыр йомшак булмый
🔸 30 минут булмә температурасында ял иттерәбез
🔸 Фаршка суганны вак кыргычтан кырабыз/ блендер белән ваклыйбыз
🔸 Тоз, борыч салып болгатабыз
🔸 Фарш йомшак булсын өчен 50 мл тирәсе су салып, яхшылап болгатабыз
🔸 15 минут тирәсе ял итә
🔸 Камырны якынча 10 кисәккә бүләбез
🔸 Камырны юка итеп җәябез һәм 1 аш кашыгы тирәсе эчлек салып бер ягына җәябез
🔸 Кырыйларын яхшылап беркетәбез һәм артык кызу булмаган майда кыздырабыз
🔸 Кызган чебурекларны салфеткага салып, артык маен алабыз
Кетердәп торган чебуреклар әзер😍👍
Кайнар килеш ашаганда аеруча тәмле була 👌
Тәмле булсын 😋

Чебуреклар😍🔥 Бик тәмле чебуреклар була👍 "Заварной" камырны пилмән ясау өчен — фото 1Чебуреклар😍🔥 Бик тәмле чебуреклар була👍 "Заварной" камырны пилмән ясау өчен — фото 2
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал

Другие публикации канала ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР | АЙГӨЛ

Все публикации канала