Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре белән танышу
١٠٣٥ — عن أبي هريرة قال: قال النبي ﷺ: «جاء ملك الموت إلى -وفي طريق: إن ملك الموت كان يأتي الناس عياناً، حتى أتى- موسى -عليه السلام-، فقال له: أجب ربك، قال: فلطم موسى -عليه السلام-، عين ملك الموت ففقأها، فرجع الملك إلى الله -تعالى-، فقال: [يا رب!] إنك أرسلتني إلى عبد لك لا يريد الموت، وقد فقأ عيني، [ولولا كرامته عليك لشققت عليه]. قال: فرد الله إليه عينه، وقال: ارجع إلى عبدي فقل: الحياة تريد؟ فإن كنت تريد الحياة؛ فضع يدك على متن ثور، فما توارت يدك من شعرة؛ فإنك تعيش بها سنة، قال: [أي رب!] ثم من؟ قال: ثم تموت، قال: فالآن من قريب، رب! أمتني من الأرض المقدسة رمية بحجر! [قال: فشمه شمة فقبض روحه، قال: فجاء بعد ذلك إلى الناس خفياً]. قال رسول الله ﷺ: والله لو أني عنده لأريتكم قبره إلى جانب الطريق عند -وفي طريق: تحت- الكثيب الأحمر». («الصحيحة» ٣٢٧٩).
582(1035) — Әбү хурайра хәбәр итте: Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: «Элеке заманда үлем фәрештәсе кешеләргә күренеп килә торган булган, Муса пәйгамбәргә килгәнче. Көннәрдән бер көнне ул Муса янына килгән һәм әйткән: "Үзеңнең Раббыңа җавап бир!", шунда Муса үлем фәрештәсенә китереп суга, хәтта үлем фәрештәсенең бер күзе чыга. Шунда үлем фәрештәсе Аллаһ янына кире кайтып зарлана: "Син мине үлергә теләмәгән колыңа җибәрдең, һәм ул миңа бәреп күземне чыгарды. Әгәр мин бу Синең колыңның Синең каршыңда булган дәрәҗәсен белмәсәм, мин аңа күрсәтер идем!" Шунда Аллаһ әйтә: "Бар, кире Муса янына кайт, (һәм кайтканчы күзен кире урынына кайтара) һәм сора: "Синең яшисең киләме, үләсең килмиме?" Шуннан соң әйт: "Әгәр яшисең килсә үгезнең тиресенә тотын, һәм кулың белән күпме җон бөртеген тота алсаң, шулкадәр ел яшәрсең". Шуннан соң Муса сорый: "Ә аннары соң нәрсә була?" "Аннары соң үләрсең",- дип җавап бирде үлем фәрештәсе. Шунда Муса әйтә: "Хәзер минем җанымны ал, йә Раббым! Мине шушы изге урында таш атырлык ераклыкта үтер". Һәм шунда Аллаһ аның җанын ала. Һәм менә нәкъ шул вакыттан соң үлем фәрештәсе кешеләргә күренмичә килә башлый. Шунда Пәйгамбәребез ﷺ әйтте: "Аллаһ белән ант итәм! Әгәр мин шул җирдә булсам, аның юл кырыенда булган каберен сезгә күрсәтер идем (икенче риваятьтә– кызыл таучык асында булган кабер).
📚Силсилә әс-Сахиха», 3279.