ВАТАНЫМ || бердәнбер

@channel_vatanym
Фото Вазгыять элеккечә үк шактый киеренке булып кала. Көн саен киберҗинаятьләр буенча уртача кырыкка якын гариза килә. Алдану юлына баскан гражданнар янына чыгабыз һәм аларны туктатабыз, мошенникларга акча күчермәскә күндерәбез. Кайбер очракларда зыян күрүчене банкомат янында ук туктатабыз. 2025 ел ахырыннан башлап безнең бүлек хезмәткәрләре 60 миллион сумнан артык акча саклап калды. Берничә ел элек өлкән яшьтәгеләр ешрак алдансалар, хәзер алар саны яшьләр белән тигезләште. 10 ел элек тә, хәзер дә иң еш алдану очраклары телефон һәм интернетка бәйле. Кызганыч, 2025 елның июлендә үк кертелгән дропперлык өчен җаваплылык турында бөтен кеше дә белми. Шуңа күрә, форсаттан файдаланып, тагын бер тапкыр җиткерәсем килә: үзеңнең банк картаңны сату, чит кешенекен сатып алу, кемгәдер тапшыру өчен җинаять җаваплылыгы каралган 📌 Үзеңне һәм якыннарыңны мошенниклардан саклау өчен цифрлы гигиенаны сакларга киңәш итәләр 👇🏻 https://vatantat.ru/news/uzenne-ham-iakynnarynny-mosenniklardan-nicek-saklarga-117907
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал