ВАТАНЫМ || бердәнбер
📣 Бүген, 15 октябрьдә, Кабан күле яр буенда Г.Камал исемендәге театрның чираттагы архив спектаклен күрсәтү була. Шәһәр халкына «Ахырзаман» куелышын тәкъдим итәчәкләр.
Киләсе тамашаны 22 октябрьдә күрсәтү планлаштырылган. Парклар һәм скверлар дирекциясе хәбәр иткәнчә, ул көнне тамашачылар татар драматургиясе классигы Таҗи Гыйззәт язган ике пәрдәле көлкеле «Кыю кызлар» спектаклен күрә алачак.
Чараларның башлану вакыты – 18:30 сәгатьтә. Куелышлар татар телендә күрсәтелә һәм рус телендәге язмалар белән үрелеп барыла. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал