Зилә Яз
Хәерле иртә!
Мин балалыктан чыкмаганмын ахры))
Матур әкиятләр, мультфильмнар һәм уенчыклар һаман да күңелемдә "щенячий восторг" (татарчасын таба алмадым) булдыра. Үз балаларым янында олы булып күренер өчен шактый зур көч куям...
Ә беркөнне без – журналистларны «Союзмультпарк»ка чакырдылар. Ул Россиядә Казанда һәм Мәскәүдә (ВДНХда) гына бар. Дөресен генә әйткәндә, 5 ел элек ачылган паркка 10нчы тапкыр баруым. Һәр почмагын җентекләп өйрәнеп чыктым.
Әмма бүген сезгә күрсәтәсе рәсемнәргә никтер игътибар итми идем:
1) Крокодил Генә белән Чебурашканың мультфильмда җанлана торган курчаклары (элеккесендә);
2) «Ну, погоди!»ның иң беренче Бүре белән Куяны (беренче сериядә күреп була) – ярый, яңадан ясаганнар, без белгәне матуррак;
3) «Каникулы в Простоквашино»ның эскизлары (Матроскин монда бөтенләй үзенә охшамаган).
Каникулларда, балаларның күңелен күреп, барып кайтыгыз әле.
Игътибар: олыларга күбрәк ошаячак!
#союзмультпарк
#салаваткупережурналы
#зиләяз Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал