Тормыш җилләре
@club44628293
ҮЗЕҢ ГЕНӘ БЕЛ. Әгәр үзе чыгып сөйләмәсә, Ничек икәнлеген тормышы. Бер кем аны белә алмас иде, Ничеклеген аның торышы. Синең тормыш- ул синеке генә, Бер кем килеп аны көйләми. Ничек уңай сиңа шулай яшә, Бер кемгә дә бер ни сөйләми. Нинди генә хәлләр булганда да, Нигә кирәк аны бүлешү. Үзеңнекен үзең генә бел дә, Кеше саен нигә өләшү? Хәзер аның заманасы шундый, Кеше өчен кеше борчылмый. Һәркемнең үзенеке үзәктә, Үз эчендә тота ачылмый. Әлфия Юсупова
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал