Беләктә көч, тәндә саулык булса,
Яшәр өчен безгә күүүп кирәк:
Иртән торсак, тәмле ризык кирәк,
Чишмә суы белән чәй кирәк,
Ял итәргә йомшак кәнәфие,
Кияр өчен яхшы киеме,
Җәяү йөрмәс өчен эшебезгә
Машинасы кирәк, әйеме?!!
Дуслар белән күрешергә кирәк,
Өскә киеп затлы күлмәгең,
Күңел ачып утырырга кирәк
Мөһим түгел, күпме түләвең!
Отпускада яллар итәр өчен
Безгә кирәк диңгез һавасы,
Баш ватабыз һәркөн малны күбрәк
Кайдан, кайчан, ничек табасы???
Килеп бер көн, әгәр саулыгыңа
Кырау төшсә, безгә ни кирәк?
"Саулыгымны кайтар, Ходаем," дип,
Ярсып-ярсып типсә, әй йөрәк?!!
Бернәрсә дә безгә кирәк түгел,
Кирәк түгел алтын-көмеше,
Кирәк түгел дөнья малы безгә,
Кирәк түгел көньяк җимеше.
Безгә бары саулык кына кирәк
Үзебезне йөртә алырлык.
Салкын җилләр искәндә дә ныклап,
Аякларда басып калырлык!
Аермачы, Раббым, саулыклардан,
Насыйп итче , тыныч язмышлар,
Балаларга тәүфикъ, мәрхәмәт бир,
Бәрәкәтле, асыл тормышлар!!!
Миләүшә Төхфәтуллина