Тормыш җилләре
@club44628293
– Барысы да синең Замирың аркасында! Синең малай аңына килде. «Дарулар әни бирә торган витаминга охшаган иде», – ди. Безнекеләр… Врачлар аларның гомере өчен көрәшә… Тик һаман үзгәреш юк… Күпме генә тырышсалар да, табиблар игезәкләрне үлем тырнагыннан йолып кала алмадылар. Берничә сәгатьтән җан өшеткеч хәбәр җиткерделәр. Ул вакытта Гөлнурның җир тырнап шашынып елауларын гомердә онытасы юк Алсуның. «Мине дә үз яныңа ал, Ходаем. Балалардан башка мин барыбер яшәмәячәкмен», – дип ыңгырашты ул. Сәламәтләнеп килгән Замирны күргәч исә бөтенләй чыгырыннан чыкты. – Нишләп витаминнарыңны үзең генә тыгынмадың, малай актыгы? Нишләп син исән калдың да, безнең газизләребез җир куенында ятарга тиеш? Ник дәшмисең? – дип җилтерәтте ул баланы. Малай куркуыннан илереп еларга тотынды. Алсуга, улын алып, дәшми генә Казанга кайтып китүдән башка чара калмады. «Үлгән артыннан үлеп булмый. Шулай язган булган», – дигән коры юату сүзләренең кирәксез булуын ул яхшы аңлый иде. Әлеге вакыйгадан соң озак кына авылга кайтмый торды Алсу. Гөлнурның күзенә күренүдән, яраларын кузгатудан курка иде. Кайнанасына әледән-әле шалтыратып хәлләрен белешеп торды. …Нарасыйларын җир куенена салган Гөлнур исә аздан гына акылыннан язмый калды. Бик озак хастаханә юлларын таптады. Ире Марат белән дә чак аерылышмадылар. Көндәлек елау-кычкырышулар ирнең дә нервларын какшатты. Үз гомерендә күп авырлык күргән сабыр Маһинур карчык кына ярдәм итте гаиләне саклап калырга. «Азрак сабыр ит, улым. Хатын-кыз өчен бала – бәгырь ите. Тора-бара бар да җайланыр. Авыр вакытта хатын-кызны ташлау бер дә ирлек түгел. Атаң бу кыланмышыңны хупламас иде», – дип киленен яклады… Боларның барысын да Алсуга Марат үзе сөйләде. Яшәү тәмен югалткан иргә серләрен бүлешер өчен кеше кирәк иде. Күптән түгел тормышындагы иң газиз кешесен – ирен югалткан Алсу аларны бик яхшы аңлый иде. Иргә булдыра алганча төпле киңәшләр бирергә тырышты. Тормыш үз агышын дәвам итә. Еллар үткән саен, онытылмаса да, кайгылары басыла төште. Игезәкләрнең үлеменә биш ел дигәндә, Гөлнур белән Маратның тагын бер нарасыйлары Илнур дөньяга аваз салды. Бу бала аларга алга таба яшәргә көч бирде. Күңел яраларын азрак төзәтергә ярдәм итте. Гөлнур алдында үзен гаепле итеп тойса да, сирәк кенә булса да Замирны авылга кайтарудан башка чарасы юк иде Алсуның. Елга бер-ике тапкыр эшеннән командировкага җибәрәләр. Үз әнисе күптән вафат булганлыктан, улын калдырырга башка якын кешесе юк. Инде байтак вакыт үтүгә карамастан, Гөлнурның һаман да Замирны яратып бетермәвен белә хатын. Малайны күргәч аның үз улларын искә төшергәнен дә аңлый. Тик, гөнаһ шомлыгына каршы, Алсуга китәргә кирәк чакта Замирны лагерьга җибәрергә мөмкинлек чыкмый. Я юлламалар беткән чак була, я вакыты туры килми. Шуңа күрә, улын кызганса да, үгетләп авылга кайтарып куюдан башка чарасы калмый. Замир исә бу хәлләрне генә түгел, Рамил белән Ранилны да бөтенләй хәтерләми. Ул хәлләрне сөйләп, Алсу да баланың күңелен җәрәхәтләргә теләми. *** … Командировка шактый уңышлы үтте. Ике атнага сузылырга тиешле эшләрен беренчесе үткәнче үк тәмамлап, вакытыннан алда кайтып төште Алсу өенә. Замирны барып алганчы дип, көне буе фатирын җыештырды. Киләсе атнада булачак матчка билетлар, кибеткә кереп улы күптәннән хыялланган, һавада очып барышлый видео төшерә торган вертолет алып юлга чыкты. Тик кайтып җиткәч аның күтәренке кәефе челпәрәмә килде. Капка төбенә кадәр ачык, өйдә исә беркем дә юк иде. – Алар барысы да су буена йөгерде. Балалар белән нидер булган бугай, – диде күрше карчыгы нишләргә белмичә әрле-бирле йөргән хатынны күреп. – Әле күптән түгел генә киттеләр. Ни булганын әйтеп тормадылар. Калтыранган куллары белән машинасын кабыза алмый интеккәннән соң, Алсу, ачкычын чирәмгә ташлап, су буена йөгерде. Күл буена җыелган халыкны аралап, Алсу туганнары янына атылды. Анда Илнурны җылы киемнәргә төреп кочаклаган хәлдә Гөлнур үксеп елый иде.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал