
"Киен, әниең килде!" (тормыштан алынган хәл)
Мөнирә САФИНА
Балалар йортына дүрт яшьлек малай китерделәр. Кара күзләрен түгәрәкләндереп, туп-туры карап торучы бу гөнаһсыз сабый яныннан берәү дә тыныч кына узып китә алмады. Хәтта иң усал тәрбияче Галия апа да Кәрим атлы бу балага тавышын күтәрмәде. Сөйкемле сөяге бар иде баланың.
Малайның әти-әнисе ял итәргә киткәннәр дә, самолет шартлап, һәлак булганнар икән. Бу хакта малай әлегә белми, әлбәттә. Аны һәркайсы: "Әниең килгәч, без сиңа: "Киен, әниең килде!" – дип әйтербез", – дип юаталар. Сабый ышана, тәрәзәдән күзен алмыйча тилмереп әнисен көтә.
Атнага бер тапкыр балалар янына әниләре килгән көнне Кәримне тәрбияче Зөбәрҗәт апа өенә алып кайтып китә. Мондый көнне Кәрим: "Әнием килеп, мине күрми китмәс микән? Ул минем монда икәнне белми бит", – дип борчыла. Зөбәрҗәт апасы: "Әниең килсә, аңа шундук синең монда икәнлегеңне әйтәчәкләр", – дигәч кенә тынычлана.
Почмакта торган "Арлекин" курчагын бик ярата Кәрим. Аңа бик озаклап карап тора. "Клоун көләргә ярата, ә бу нигә елый? Әллә ул да әнисен сагынамы?" – дип сорап, Зөбәрҗәт апасын елата. Сүзне читкә борырга теләп, клоуннарның сәхнәдә, кеше арасында гына көләргә яратуларын, ялгыз калгач елауларын әйтә. Малай клоунны бик кызгана, акрын гына башыннан сыйпый һәм: "Елама, мин – синең дустың", – дип пышылдый.
Ятимнәр йортына малай озак ияләшә алмады. Ишек ачылган саен, өметләнеп, керүчене күзәтте, күзен тәрәзәдән алмады. Беркөнне тәрәзә аша шакмаклы пәлтә кигән хатын-кызның килүен күреп алды Кәрим. Як-ягына каранып кемнедер эзләп килүен аңлагач, тәрәзәне төяргә һәм бар көченә: "Мин монда, мин монда!" – дип кычкырырга кереште. Әнисе түгеллеген белгәч, тәгәри-тәгәри тавышсыз гына күз яше түкте малай. Кайнар иде бу күз яше, ачы иде, чөнки ул – ятим баланыкы. Зөбәрҗәтнең үзәге өзелде...
Әнисенең килмәячәген аңлаган бала башын мендәргә төртте, әмма күзен йоммады.
– Ник йокламыйсың, Кәрим? Йом күзеңне, – дип, малайның башыннан сыйпады Зөбәрҗәт.
– Ә күземне йомсам, сез мине зиратка алып китмәссезме? – дип сорады сабый.
Зөбәрҗәт сискәнеп куйды.
– Нигә алай дисең, Кәрим?
– Әти белән әнием кайтмагач, әбием елады, елады да күзләрен йомды. Аннан соң абыйлар аны зиратка алып барып күмеп куйдылар. Минем анда барасым килми, мин әниемне көтәм, – дип пышылдады бала.
Зөбәрҗәтнең бәгыре телгәләнде.
...Ярты ел вакыт узып китте. Кәримне уллыкка алырга теләүчеләр артты. Әмма бала беркемне дә янына китермәде: "Минем үземнең әти-әнием бар, миңа сез кирәкми!" – дип кабатлады.
Бала күңеле кайгыдан арынмаган иде әле. Беркөнне балалар янына уенчыклар күтәреп абый-апалар килде. Бер абый Кәримгә ап-ак самолет китереп тоттырды. Малайның йөзе ап-ак булды, күзләре зурайды, маңгаена тир бәреп чыкты, куллары калтырады. Шушы самолет аның әтисен, әнисен болытлар арасында калдырды! Уйнамый Кәрим бу самолет белән! Уйнамый! Малай ачык тәрәзәдән самолетны аска томырды.
Бик озак көрәште бала күңеле бу кайгы белән. Бу йортка килүенә дә бер елдан артык вакыт узып китте. Әмма ул янына Зөбәрҗәттән башка беркемне якын китерми. Кайвакыт Зөбәрҗәт апасына озак кына карап тора, күрәсең, әнисенең чалымнарын эзлидер. Әй сабый, гөнаһсыз җан! Нигә сиңа моның кадәр газап язган? Синең генә түгел, буыннары ныгыган кеше дә күтәрә алмаслык йөк салынган бит синең иңеңә!
...Бер атнадан бирле Кәримнең Зөбәрҗәт апасын күргәне юк. Шуңа күрә бик ямансу аңа. Төнлә йокысыннан кисәк кенә уянып, тәрәзә төбенә килеп утырган малай, йолдызлар җемелдәшкән күккә төбәлеп:
– Әнием! Әнием, син мине күрәсеңме? – дип пышылдады.
Шулчак күктәге иң якты йолдыз җем-җем килеп Кәримгә күз кысты. Малай җанланып китте.
– Әнием, ә сез минем янга кайчан киләсез инде?
– Иртәгә, иртәгә килә әниең, ә хәзер йокларга!
Малай чак кына тәрәзә төбеннән егылып төшмәде. Тәрбияче апасы кереп, янында басып тора икән! Әнисе белән сөйләшергә ирек бирмәгәне өчен үпкәләде аңа Кәрим.