Тормыш җилләре
@club44628293
Кәрим төне буе болытлар арасында йөрде. Әтисе белән әнисен күрде. Алар икесе дә шундый матурлар! Кәрим алар янына бармакчы була, әмма аяклары тыңламый. Ул утырган болыт шундый ак, йомшак, анда шундый рәхәт! Әтисе дә, әнисе дә болытка утырганнар.  Шундук алар икесе дә кап-кара булдылар да аска төшеп киттеләр. Әнисе: "Улым, бездән башка гына яшәргә өйрән!" – дип кулын болгады.  Малай: "Әнием!" – дип кычкырып сикереп торды. Бүтәннәр йоклый иде әле.  Кәрим аңлады, аның әти-әнисе күзләрен мәңгегә йомганнар. Алар башка беркайчан да Кәрим янына килмәячәкләр, аңа "улым" дип дәшмәячәкләр. "Башка беркайчан да", – дип пышылдады малай үз-үзенә...  Шулчак ишек ачылып китте. Тәрбияче апа Кәримгә елмаеп карап: "Әйдә, Кәрим, сине алырга килгәннәр!" – диде.  Кәрим урыныннан да кузгалмады. Тәрбияче шунда гына үзенең ялгышын аңлап алды да: "Киен, Кәрим, Зөбәрҗәт апаң сине алырга килде!" – дип төзәтте. Кәрим сөенеченнән сикереп торды һәм, озын коридор буенча йөгереп аска төшеп, үзен көтеп торган Зөбәрҗәтнең кочагына сеңде. "Мин сине шундый озак көттем, әнием!" – дип кабатлады. Зөбәрҗәтне кысып-кысып кочаклады, битләреннән, чәчләреннән сыпырды да: "Синнән әни исе килә", – дип пышылдады. Зөбәрҗәт кенә түгел, барысы да үкси-үкси еладылар.  Тик бу – кайгы яшьләре генә түгел, Кәрим өчен, малай күңелендәге кайгы сөременең таралуын күреп сөенүдән дә иде. Адәм баласы кайгыны елап озата, бәхетне, шатлыкны күз яшьләре белән каршы ала. Аллаһ шулай яраткан... Китәр алдыннан әнисенең кулына ябышкан малай артына борылып карады. "Дусларыңа берәр сүз әйт инде, саубуллаш үзләре белән", – диде аңа Зөбәрҗәт.  Тезелешеп басып, үзенә кызыгып карап торган балаларга малай шат тавыш белән: "Сезгә дә "Киен, әниең килде!" дип әйтсеннәр", – дип кулын болгады.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал