
Кызлары читкә күченгәндә Роза яшь иде әле. Энергиясе ташып тора, бар эшкә дә көче җитә. Кирәк икән, каласына чыгып китә. Булдыра алганда терлек тә асрады. Кызы янына барып, берничә тапкыр кунак булып та кайтты. Акчага тилмермәде. Пенсия акчасына өстәп, Рәисәдән дә күчтәнәч килеп тора иде.
Ничек кенә үзен хасиятләп яшәсә дә, картлык озак көттермәде. Авырулар эзләп тапкач, аяклары теләр-теләмәс кенә атлый башлагач, кызының еракта калуына борчыла башлады ул. Инде алар читтә ияләшкән, бирегә кире кайту уйларында да юк иде. Алар салган акча да, курьер аша юлланган күчтәнәчләр дә юаныч бирми башлагач, улы гаиләсенә якынаю теләге дә уянды. Килен кулларына каласы килмәде аның. Чит итеп яшәвен, кешегә санамавын, кызына аркалануын олы кеше буларак таный иде. Улына гына ялгышлары хакында сөйләмәде. Рәисне кайтмауда, киленне улын котыртып ятуда гаепләвен дәвам итте.
– Кыз үстерегез, кыз, картлык көндә кыз кирәк. Уллар хатынныкы алар, – дип, янына хәл белергә килүчеләргә киңәшләрен дә бирде әле.
– Кызың ник яныңда түгел соң? – дип сорарга батырчылык итүче булмады.
«Киленне якын итә белегез», – дигән киңәш кенә авызыннан чыкмады.
Ничек кенә теләмәсә дә, гомеренең көчсез һәм хәлсез минутларын Роза улы, килене һәм аларның балалары янәшәсендә үткәрде. Әниләрен үз яннарына китәргә күндерә алмадылар. Яллар алып, чиратлап тәрбияләделәр. Кызы исә читтән хәлен белеп, даруларга акча салып торды. Юл бәяләренең кыйммәтләнүе аркасында еш кайта алмады Рәисә. Андагы тормышка ияләшкәч, биредә яшисе дә килми иде. Туган ягы белән бәйләүче бердәнбер сәбәп әнисе булуын, аның да күп гомере калмаганын аңлады. «Соңгы көннәрендә әни янәшәсендә булыйм», – дип уйлый белмәде шул. «Абый бар, ышанычлы кулларда», – дигән фикердә яшәде. Киләчәктә туган җир үзенә тартырмы, анысы билгесез. Бүген ул үз рәхәтлеге өчен яши һәм эшли.
– Каберемә йөрүче дә сез булырсыз инде. Әтиең каберен дә ташламагыз. Нигезне дә таркатмагыз. Догалар килеп ирешсә, тынычлап ятарбыз, – дип васыятьләрен әйтте Роза. Бу вакытта урын өстеннән тора алмаячагын белә иде. Улының дин юлына басуы өчен чын күңелдән шатланды.
– Догасыз ятмабыз, Алла боерса. Имансыз балалар үстермәдек, – диде ул.
Хәле тагын да начарланып, табиб санаулы көннәр генә калуын әйткәч, Рәисәне дә әнисе белән бәхилләшергә чакырдылар.
– Яше олы бит инде. Әллә кая чыгып йөрмәсә дә, чирләр дә эзләп тапты. Соңгы салкын тиюдән соң озак тернәкләнә алмады. Үпкәсенә су да җыелган, диләр. Исән чакта кайтып калырга ашыгыгыз, – диде Рәис.
Роза суларлык хәле булмаганда да күзен ачарга тырышты. «Кызым кайтыр да, күрми калырмын», – дип курыкты ул. Кайтмавына да ике ел булып килә икән шул инде. Әллә замана чирләре соңлатты аны, әллә үзе рәхәттән аерыла алмады. Көннәре, төннәре озак үтте ананың. Көткән минутлар бигрәк тә сузыла кебек тоелды.
Кызы кайтып, карават янәшәсенә идәнгә тезләнгәндә, соңгы сулышына озак калмаган иде инде. Күзләрен тутырып ачып, кызының кулын кысарга өлгерде Роза. Аннан инде тынып калды. Рәисәнең әрнүле дә, сагынычлы да күз яшьләре җансыз гәүдәгә тәгәрәп төште. Әле суынып та өлгермәгән әнисенең җылысын тоясы килеп кочакласа да, салкыная баруын тою үзәген өзде. Сөйләшеп, аңлашып калырга бер көн дә дими, бер сәгать җитмәде Рәисәгә. Сания исә атна буе Розаны яңа шулпа белән сыйлап, кызы кайтканчы гомерен озынайтырга тырышты.
Әнисе гафулар үтенмәсә дә, бәхиллеген бирде. Барысыннан да бигрәк, Саниянең кичерә алуы өчен Рәис шат иде. Калган көннәрне тыныч күңел белән яшәр өчен арада үпкә калмау бик тә кирәк.
Кем генә булсак та – киленме без, кызмы – беренче чиратта мәрхәмәтле күңел, шәфкатьле йөрәк һәм кичерә белү сәләте кирәк шул.
Ләйлә Шиһабиева