Тормыш җилләре

@club44628293
Әй, син гомер. Әй, син гомер! Кай арада үттең?.. Күр(ә)алмый да сине калдым бит. Үземчә мин, язмыш сукмагыннан Әкрен генә атлып бардым бит. Артка кире булмый борылып ла, Анда калган юллар ябылган. Сукмакларга күптән үлән үсеп, Сырганаклар белән сарылган. Әй, син гомер! Кай арада үттең?.. Кыска булды матур якларың. Гел рәхәттә генә үтелмәде, Күбрәк булды авыр чакларың. Сизмәдем дә, үткән елларымны, Җитез җилләр кебек искәннәр. Тоймадым мин гомер агышымны, Агымсудай агып киткәннәр. Әй, син гомер! Кай арада үттең?.. Татып өлгермәдем шатлыгың. Кай тарафка яшьлегем соң китте... Кай арада килгән картлыгым?.. Зарланмыйм мин үткән елларыма, Калсын алар әйдә, үткәндә. Тик сагынып искә төшерермен Гомер йомгагымны сүткәндә. Әй, син гомер! Кай арада үттең?.. Гүзәл галимова.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал