26, 27, 28, 29 һәм 30 май көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә.
Бу көннәрдә (26 майда иртәнге намаздан башлап 30 майда икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң, сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: "Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд”.
Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән әйтә. Имам вә җәмәгать белән намаз укыганда тәкбирнең вәҗиб булуының мәгънәсе – адәм балалары Җир йөзенә яшәр өчен яратылды, адәм каны коелмасын, хайван каны гына коелсын дип сөенечтән тәкбир әйтүдәдер. Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал