ДОГАЛЫ ЙОРТ
Газета укучыларыбызның сорауларына Сәлимҗан хәзрәт Домнин җавап бирә.
– Ишрак намазы ничек укыла? Ул нинди намаз?
– Ишрак намазы – кояш чыгып 20 минут үткәннән соң укыла торган ике рәкәгатьле нәфел намаз. Махсус "ишрак намазы" дигән исем искә алынмаса да, аның тәртибе турында кайсыбер хәдисләр бар: "Кем иртәнге намазны җәмәгать белән мәчеттә укыса, аннары кояш чыкканчыга хәтле Аллаһны зекер итеп утырып торса һәм кояш чыкканнан соң торып ике рәкәгатьле нәфел намазын укыса, ул кешегә тулы булган, тулы булган, тулы булган (өч тапкыр кабатлый) Хаҗ һәм Гомрә әҗерләре бирелер", – диелә. Исеме искә алынмаганлыктан, ул намазны кайсыбер галимнәр доха намазына керткәннәр. Чөнки доха намазы – кояш чыгу һәм зәүәл арасында укыла торган нәфел намаз булып тора.
– Мәет булган йортта көзге каплау гадәте бар. Ул дингә каршы килмиме?
– Халыкта таралган әлеге күренешнең тамыры борынгы замандагы мәҗүсилеккә барып тоташа. Янәсе, мәетнең өендәге көзгегә карасаң, бакый дөньяга караган кебек буласың, һәм аннан сиңа зыян салырлар дигән ырым-шырым булган. Мондый ырым-шырым динебезгә каршы килә. Моны хәтта православие руханилары да инкарь итәләр. Динебез безгә “бар нәрсә Аллаһның тәкъдире белән” дип өйрәтә. Һәм ахирәткә күчү дә бары тик кешенең көзгегә каравы белән түгел, ә үлеме белән генә булыр, диелгән.
– Күп еллар элек кабер ташына мәрхүм булган туганыбызның сурәтен уетып ясаткан идек. Ул вакытта динне белми идек, дөрес эшләмәгәнбез. Хәзер аны алыштырырга кирәкме?
– Кабер ташларына сурәт кую динебездә хупланмый. Мөмкинлегегез булса, алмаштырыгыз.
– Дүрт ай элек өйдән чыгып киткән ирем белән кабат бергә яши башладык. Безгә никахны яңартырга кирәкме? Никах өзелүнең билгеле бер вакыты бармы?
– Ир белән хатынның гаилә коруы никах белән башланырга тиеш һәм талак белән генә таркала. Яшәү дәверендә булган сүзгә килүләр, гауга-талашлар никахка тәэсир итми. Иллә мәгәр ире “талак сиңа” дип әйтсә генә гаилә таркала. Әгәр ирегез талак бирмичә, аерым дүрт ай яшәгәнсез икән, никахны яңадан укырга кирәк түгел. Ә инде “никахны яңарту” дигән сүз гомумән дөрес түгел. Никах ул йә бар ул, йә юк. Искереп, яраксыз хәлгә килми.
– Урамга ислемай сибенеп чыгу гөнаһ, диләр. Ни өчен гөнаһ булуын аңлатсагыз иде.
– Ислемай куллану динебезнең бер әдәбе булып тора. Мөселман кешесе тир исе һәм башка ят исләрдән сакланырга тиеш. Ләкин хатын-кызларга ислемайны бары тик өендә, гаиләсе, якын туганнары янында гына кулланырга рөхсәт ителә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә хатын-кызның ясанып, бизәнеп-сөртенеп урамга чыгуын тыйды. “Аллаһка табынучы хатын-кызларны мәчеткә барудан тыймагыз. Әмма ләкин алар ислемай сөртмичә, тәмле исләр аңкытмыйча чыксыннар” диелә. Икенче бер хәдистә хәтта “әгәр урамда хатын-кыз сибенгән ислемай исен чит ир сизсә, ул хатын кыямәт көнне җәннәт исен татымас” диелә.
Ни өченме? Хатын-кыз гүзәллек иясе, тыйнак булырга һәм үзенең гыйффәтлеген, бизәнү-матурлыгын бары тик хәләл җефете өчен сакларга тиеш.
– Чит кеше синең өеңдә савыт-саба юарга, өй җыештырырга ярамый диләр. Ни өчен икән?
– Ник ярамасын, ярый. Әгәр кешенең хезмәтче яллап өен җыешттырырга матди хәле җитә икән – ялласын.
– Намазда кыска дога урынына “Аятель көрси” укырга ярыймы?
– Намазда “Фатыйха” сүрәсен укыганнан соң кимендә өч аятьле кыска сүрәне яки бер озын аятьне укырга кирәк. Бу урында “Аятел-көрси”не укысагыз дөрес булыр.
– Харис иблис исеме икән. Аны яңа туган балага кушарга ярыймы?
– Чыннан да, кайсыбер галимнәребез, Иблиснең бер исеме Харис, дип язалар. Ләкин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә болай дигән: “Аллаһка иң сөекле булган исемнәр Габдулла белән Габдерахмандыр. Ә иң тугры исемнәр – Харис белән Һәммәмдер”. Димәк, Пәйгамбәребез Харис исемен иң тугры исем дип атады икән, бу исемне үз балаңа кушырга ярый дигән сүз.
Дилбәр Гарифуллина