Кукмор Татарстан | Хезмэт даны | Трудовая слава

@hezmetdani
Фото 🎉 Казан шәһәренең Мирный бистәсе янындагы Каенлык аланында халкыбызның иң күркәм милли бәйрәмнәренең берсе — Сабантуй гөрләп узды. Әлеге зур бәйрәмдә Кукмара районы да лаеклы чыгыш ясап, үзенең бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен һәм хезмәт традицияләрен чагылдырган милли ишегалдын тәкъдим итте. Бәйрәм кунаклары Кукмара ишегалдын зур кызыксыну белән карадылар. Алар милли күргәзмәләр белән таныштылар, районыбызның үзешчән сәнгать осталары башкарган җыр-биюләргә кушылып, күтәренке рухта ял иттеләр. Шулай ук Кукмараның данлыклы металл савыт-сабалары, киез итек һәм киез эшләнмәләре, тегү фабрикасы җитештергән сыйфатлы продукцияләре дә күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Кунаклар истәлеккә фотосурәтләргә төшеп, күргәннәреннән бик канәгать калуларын белдерделәр. Хис-кичерешләрне хәтта яңгыр да боза алмады. Кукмара ишегалды һәркемдә җылы тәэсирләр калдырып, районыбызның бай мирасын һәм хезмәт сөючән халкын тагын бер кат киң җәмәгатьчелеккә танытты.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал