МБОУ Кадыбашская СОШ
Кадыбаш авыл җирлегенең халык җыенында хезмәттәшләребез билгеләп үтелде:
- Татарстан Республикасында булдырылган "Электрон мактау тактасы"нда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсүлева Э.Р. лаеклы урын алды. 1 нче сентябрь көнне "Ак Барс-Арена" медиафасадында лауреатлар арасындагы педагогларның портретлары көн дәвамында чыгып торды.
Эльмира Рәис кызына "Электрон мактау тактасы"ның исемле сертификаты тапшырылды;
- математика укытучысы Мулланурова З.Р. Кадыбаш авылы башлыгы Закиров Х.Л.физика-математика профиле укытучысы номинациясендә республика гранты отуы белән котлады һәм Земфира Рәис кызына яңа уңышларга ирешүен теләп рәхмәт хаты тапшырды.
Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал