М"

МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ"

@id1604005821_gos
Фото Мәктәптә көзне озатуга багышланган матур бер чара — «Сау бул, көз!» бәйрәме узды. Аны биология укытучысы Рәилә Ринас кызы оештырды. Чарада викторина, тестлар, яшелчәләр турында мәгълүмать алу, көзге хайваннар һәм табигать турында сөйләшү булды. «Шалкан» һәм «Паттисон» командалары көч сынашты, һәм «Паттисон» командасы җиңү яулады. Жюри әгъзалары Зарима Әзһәм кызы һәм Әлфир Фәнзур улы гадел хөкем иттеләр. Көз үзенең муллыгы, тәмле җимешләре һәм тыныч матурлыгы белән күңелне иркәли. Бәйрәм ахырында балалар көзгә рәхмәт белдереп: «Сау бул, көз, син безгә матурлык, муллык һәм шатлык алып килдең! Киләсе елда сине тагын сагынып көтәрбез», — дип әйттеләр. Бәйрәм бик матур, җылы һәм эчтәлекле узды.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал