АКТАНЫШ ХӘБӘР

@id1604006751_gos
Иске Балтач авылының тыл ветераны Шарипова Мөстәгыйдә апага бүген 95 яшь. Гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм райондашыбызның берсе ул. Юбилярны истәлекле көне белән район башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева һәм Иске Кормаш җирлеге башлыгы Дилбәр Вәлиева тәбрикләде. Бүгенге көндә Чөгәнә авылында кызы Гөлирә тәрбиясендә яши. Мөстәгыйдә апа 4 балага гомер бирә, 8 оныкка әби, 12 оныкчыкка карт әбекәй.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал