АКТАНЫШ ХӘБӘР

@id1604006751_gos
Пучы җирлегендә югалган райондашыбыз Шәкуров Илүс Гафурҗан улын эзләү мизгелләре бу. Изге эшкә "Добро. РФ" волонтерлары, 2 нче Актаныш мәктәбе укытучылары һәм күпсанлы Пучы авылы халкы да кушылды. Эзләүдә шулай ук полиция хезмәткәрләре дә катнашты. Пучы, Әнәк, Минзәлә районының Айман, Әтрәкле авыллары, урман һәм посадкалар каралды. Кызганыч, әлегә нәтиҗәсез. Башка авылларга китүе дә ихтимал. Әгәр берәр җирдә күргән булсагыз хәбәр бирүегезне сорыйбыз.
Если у вас установлено приложение,
вы можете сразу перейти в канал