Переслано из Актаныш-информ Открыть оригинал
🎊🎈👏Ак юл сезгә, чыгарылыш укучылары!
Бүген Актанышта районкүләм чыгарылыш бәйрәме зур тантана белән узды. Быел район мәктәпләрен 95 чыгарылыш укучысы тәмамлады. Алар өчен соңгы кыңгырау чыңлап, мәктәп елларының соңгы битләре ябылды.
Югары нәтиҗәләр - олы горурлык
2026 елгы чыгарылыш укучыларының белем нәтиҗәләре аеруча сөендерә. Быелгы күрсәткечләр район мәгариф системасының югары дәрәҗәдә булуын тагын бер тапкыр исбатлады:
3 укучы – Бердәм дәүләт имтиханында (БДИ) 100 балл җыйды;
2 укучы – 99 баллга лаек булды;
18 укучы – 90нан югары нәтиҗә күрсәтте;
35 чыгарылыш укучысы – Россия Федерациясенең “Укудагы аерым казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
Зур казаныш: Районның аеруча сәләтле 20 укучысы Мәскәү шәһәрендә, Кремль сараенда узучы Бөтенроссия чыгарылыш балында катнашу бәхетенә иреште!
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/preview/ak-iul-sezga-cygarylys-ukucylary
Поздравляем Илсура Индусовича и коллектив кадетской школы-интернат с успехами по…
Сдача норм гто выпускников будет после 10 декабря примерно
🎓 ГТО + ЕГЭ = твой бонус при поступлении! 🏅…
С 17 по 23 ноября учитель химии Гуманитарной гимназии-интернат Гарипова…